Проект турында

«Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее» порталы – Татарстан Республикасының 59 дәүләт һәм муниципаль музейларын берләштерүче электрон ресурс. 

Музейлар эшчәнлегенә информацион технологияләрне кертү 2002 елда башлана. Беренчеләрдән булып ТР Милли музее, соңрак (2003 елда) “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Түбән Кама туган якны өйрәнү музее (2005 елда), ТР ЭЭМ ДАИ-ЮХИДИ музее (2006 ел) комплекслы автоматик информацион системага (КАМИС) кертелә. 

Татарстан Республикасы музейларын информатизацияләү проекты кысаларында КАМИС информацион системасы 2008 елда республиканың күп кенә музейларында урнаштырыла. 2012 елда 20 муниципаль музей КАМИС системасында эшләү нәтиҗәсендә үз фондларын ТР ИТҮ (ЦИТ РТ) серверына кертә. Шулай итеп 2015 елга Татарстан Республикасы тарихы, мәдәнияты һәм музей коллекцияләре турында мәгълүматны туплау, эшкәртү, саклау максатын тәэмин итүче КАМИС информацион системасы 30 музейда урнаштырыла. 

Музейларда электрон музей фондын булдыру ихтыяҗы 2014 елда яңа «Татарстан Республикасы виртуаль музее» проектының беренче этабы кысаларында - интернет челтәрендә «Татарстан Республикасы музейларының берләштерелгән электрон каталогы» бердәм электрон ресурсын булдыру белән канәгатьләндерелә. 

2015 елда, эшнең икенче этабында, барлык теләүчеләр өчен «Татарстан Республикасы виртуаль музее» информацион системасын булдыру буенча эш башлана. Республика музейлары өчен Интернет челтәрендә үз сайтларын булдыру, музейлар тормышындагы яңалыкларны, вакыйгаларны яктыртып бару һәм виртуаль экспозицияләр, күргәзмәләр төзү мөмкинлеге ачыла. Эшнең икенче этабы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль музейлары эшчәнлеге, аларның экспозицияләре, коллекцияләре һәм медиа- материалларын турындагы гомуми мәгълүматны киң аудиориягә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Интернет челтәре аша Татарстан Республикасы музейларында һәм республикада уздырылган чаралар белән танышырга мөмкин булачак. 


Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.