ММЧ безнең турында

Музей
21 Августа

Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча идарәсе җәмәгать советы укучылар өчен музейга экскурсия оештырды

Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча идарәсе пресса хезмәте
http://umvd-kazan.ru

“Җәмәгать оешмасы белән каникуллар” проекты кысаларында Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча идарәсе вәкиле Марина Губина аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм аларның әти-әниләре белән Татарстан Республикасының Милли музеенда булды.
Гомуми экскурсия башында музей белгече кунакларга Милли музейның барлыкка килү тарихы, фондлары һәм аеруча кызыклы җыелмалары турында сөйләде. Тыңлаучылар Татарстанның борынгы тарихы белән таныштылар, төбәк территориясендә яшәгән халыкларның көнкүреше, эшчәнлеге, төп шөгыльләре һәм ул дәвернең көндәлек мәдәнияте турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук балалар бронза һәм тимер дәвере башында барлыкка килгән торак һәм ныгытма төрләренең макетларын карадылар.
Музейдагы иң кызыклы экспонатларның берсе - дворян каретасы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Экскурсовод фикеренчә Екатерина II аны кунакчыл каршылавы өчен шәһәргә бүләк итә.
Очрашу вакытында тамашачылар игътибарына “Беренче бөтендөнья сугышы” һәм “Осталарның алтын куллары” күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Җәмәгать советы вәкиле Марина Губинаның билгеләп үтүенчә "Җәмәгать оешмасы белән каникуллар" кебек проектлар балалар ялын оештырырга гына түгел, шулай ук аларны кызыклы һәм файдалы уздырырга да ярдәм итәләр.
Чара ахырында укучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, оештыручыларга кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.

18 Августа

Болгар һәм Алабуга Татарстан турист маршрутлары буенча топ-3 урыны өчен ярыштылар.

"Чынбырлык вакыты"
http://realnoevremya.ru

"Чынбырлык вакыты"н өйрәнү: республиканың турист объектлары күпме кеше җыя.
"Чынбырлык вакыты" аналитик хезмәте Татарстан инфраструктурасындагы иң популяр турист объектларын өйрәнде һәм аларга килүчеләр рейтингын төзеде.
“Казан Кремле”нең һәм ТР Милли музееның килүчеләр саны буенча һәр ел беренчеләрдән булуы гаҗәп түгел. Ә менә Болгар, Алабуга һәм Зөя арасында әлеге тармак лидерлары өчлегендә урын өчен кызу көрәш барды.

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.