Габдулла Тукай һәм Бакый Урманче: Казанда яңа күргәзмә

Күргәзмә 18.03 — 07.06.2022

«Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» - 18 мартта 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда ачыла торган күргәзмә. Проект күренекле татар рәссамы, сынчы, график, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманченың тууына 125 ел тулуга багышланган. Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан рәссам әсәрләре, документлар, хатлар, фоторәсемнәр тәкъдим ителәчәк.

«Бу күргәзмә – татар рәсем сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче иҗатының иң яхшы иллюстрацияләреннән берсе, – дип саный Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова. – Тукай, аның, чоры белән бәйле чаралар – безнең күркәм традиция. Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай замандашлар. Аларны Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт берләштерә. Тукай безнең бөек рәссамыбыз барлыкка килер дип ышанды, ә Бакый Урманче бу хыялларны тормышка ашырды. 70 елдан артык иҗат юлында ул Тукай мотивлары белән илһамланып, аның әсәрләрен рәсемнәр белән бизи».

Тукайның «Шүрәле» поэмасы Бакый Урманче рәсемнәре төшерелгән беренче китабы булды. Китап Казанда 1923 елда чыга. Алга таба да рәссам Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясаган. Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең Бакый Урманче тудырган мрамор бюсты урнаштырылган.

Күргәзмәгә килүчеләр Тукайның «Шүрәле» һәм «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмалары, аның «Казан һәм Кабан арты», «Мулла», «Хәерче» шигырьләре, Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм Дәрдмәнд шигырьләре буенча рәсемнәрен, шулай ук Бакый Урманче белән бәйле документлар, хатлар һәм фоторәсемнәрне күрәчәк.

Күргәзмәгә музей билетлары буенча 7 июньгә кадәр кереп булачак.

Якынаеп килүче вакыйгалар

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.