Мастер картиналарында Әрмәнстан һәм Чуашстан: Казанда яңа күргәзмә

Күргәзмә 22.04 — 01.06.2022

22 апрельдә 16.00 сәгатьтә А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда Чуашстанның халык рәссамы, РФның атказанган рәссамы Миша Гришович Григорянның шәхси күргәзмәсе ачыла. Проект останың 75 еллыгына багышланган. Тамашачылар картиналарда рәссамның Ватаны булган, Әрмәнстан – һәм Миша Григорян 50 елдан артык яшәгән Чуашстанның образларын күрәчәк.

Әрмәнстан таулары һәм Идел буе карлыгачлары; борынгы әрмән храмнары һәм чуаш кәләше киемнәре; әрмән уңдырышлылыгы алиһәсе һәм тәкыялы чуаш кызлары – ике халыкның мәдәнияте мотивлары пейзажларда, тематик картиналарда, останың портретларында һәм натюрмортларында чагылыш таба. «Мин бу ике халыкны бик яратам, – ди рәссам. - Әрмәнстан миңа белем бирде, ә Чуашстан – иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыра. Мин, Халыклар дуслыгы өчен иҗат итәм һәм яшим!».

1970 елда Миша Григорян, Ереван сәнгать училищесыннан соң, Чуашиягә билгеләнү буенча килә. Биредә ул тамашачыларны, бу урыннар өчен сирәк һәм әрмән осталары өчен хас булган үз чеканкасы белән шаккатыра. Вакытлар узу белән ул рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлый. Бөтенсоюз, Бөтенроссия, зона һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Григорянның шәхси күргәзмәләре Чебоксарда һәм Швейцария шәһәрләрендә булды. Аның эшләрен Германия, Төркия, Франция, Финляндия, Чехословакия тамашачылары күрде. 2021 елда рәссамның шәхси күргәзмәсе Татарстанда – Иске Чүпрәле авылында булды.

А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеендагы күргәзмәгә музей билетлары белән 1 июньгә кадәр кереп була. Аны Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

Якынаеп килүче вакыйгалар

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.