“Татарстан Республикасы Актаныш районы туган як музее” дәүләт бюджет оешмасы

Эш вакыты

Һәр көнне : 8:00 - 16:30 

Төшке ял: 11:30 - 13:00
Ял көне: шимбә-якшәмбе

Адрес

Татарстан Республикасы,

423740, Актаныш районы, Актаныш ав., Мир (Дөнья) ур., 5 йорт

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел./факс 8 (85552)3-10-92

E-mail: mk.aktanysh.museum@tatar.ru

 

Музей турында

Актаныш районы туган як музее 1975 елның 17 маенда җәмәгать башлангычында үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. 1977 елның 7 ноябрендә беренче тамашачыларны кабул итә. Туган як музеена нигез салучы - Гарипова Ибраһим Гариф улы. 1993 елның 1 гыйнварында Актаныш районы туган якны өйрәнү музее дәүләт карамагы астында, ТР Дәүләт музее филиалы. 2003 елның 5 маеннан “Актаныш районы туган якны өйрәнү музее” дәүләт оешмасына үзгәртелә. 2012 елның 12 маеннан “Татарстан Республикасы Актаныш районы туган як музее” Дәүләт бюджет оешмасы.
2015 елның 1 гыйнварына музей фондларында 14866 экспонат саклана, аларның 8914 саклау берәмлеге төп фондта. Актаныш районы музееның төп юнәлеше туган якның тарихын өйрәнү. Стационар экспозициянең хронологик кысаларына Актаныш авылының борынгысыннан алып бүгенге көнгә кадәр тарихы кергән. Экспозиция 10 залда урнашкан: табигать; археология, Актаныш районының революциягә кадәрге чоры; XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар йортының эчке күренеше; гражданнар сугышы һәм сәяси репрессия; спорт мастеры Ф. Солтанова-Жданова казанышлары; сугыш даны; хезмәт даны һәм төбәктә мәдәният үсеше тарихы; Татарстан Республикасының беренче президенты Ш.Ш. Шәймиев инагурациясе. Залларда музейның төп фондындагы предметлар һәм коллекцияләр урын алган.

Күбрәк укырга

Музей җитәкчелеге

Директор
Әглетдинов Мирсил Магис улы
тел.: +7 (85552) 3-10-95
e-mail: mk.aktanysh.museum@tatar.ru 
Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.