Әлмәт картиналар галереясы

Сәнгать

Эш вакыты

Сишәмбе-Якшәмбе: 09:00-18:00

Дүшәмбе – ял көне

Адрес

Әлмәт шәһ., Ленин ур., 98 йорт (МЙ) «Нефтьче»

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел.: 8 (8553) 31-70-86
e-mail: mu_akg@mail.ru

 

Музей турында

Әлмәт картинналар галереясы 1975 елның 26 августында шәһәр администрациясе, «Татнефть» ААҖ ярдәмендә Геннадий Алексей улы Стефановский инициативасы белән ачыла. Бүген ул республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур музейларының берсе. Г.А. Стефановский тырышлыгы белән фондлар әкренләп киңәйде, штат артты. «Татнефть» ААҖ берләшмәсе, шәһәр оешмалары, Әлмәт шәһәре советы башкарма комитеты, ТР Мәдәният Министрлыгы, ТР рәссамнар Берлеге, аерым рәссамнар, шулай ук шәһәрнең мәдәният бүлеге сатып алган әйберләр коллекцияләргә нигез салды. Бинаның гомуми мәйданы 1200 кв.м., зур һәм якты күргәзмәләр залының мәйданы - 800 кв.м. артык. 1987 елның 1 августыннан ТАССР Мәдәният министрлыгы №190 боерыгы буенча Әлмәт картинналар галереясы Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы.   

«ӘКГ» МБО исәбендә озак саклануда барысы 922 сынлы сәнгать әсәре бар.

Бүгенгә үз фондларында 52 сынлы сәнгать әйберләре саклана, аларның 13 рәсем сәнгате, 11 графика, 9 скульптура, 19 ДКС. Соңгы елларда музейның фондлары яшь көньяк-көнчыгыш рәссамнары эшләре белән тулыландырыла. Музей тупланмалары арасында аерым лаеклы урынны танылган рус рәссамнарының әсәрләре, халык иҗаты бүлегендә Арча районы аяк-кием фабрикасы осталары күн мозаикасы һәм бизәк төшерелгән  әйберләре, татар тукучылары эшләнмәләре һәм чигүләр, Дымки осталары кызыл балчыктан ясаган уенчыклар, Палеха лак миниатюрасы, матур пыяла, Ленинград һәм Дулевск фарфор заводларының эшләнмәләре, Хохлома агач савыт-сабасы, агачтан уеп ясалган эшләнмәләр саклана.

Музей җитәкчелеге

Директор
Минабетдинова Розалия Равил кызы
тел.: 8 (8553) 31-70-86
e-mail: mu_akg@mail.ru
Фондлар саклаучы
Рафикова Зимфира Соббух кызы
тел.: 8 (8553) 31-70-86
e-mail: mu_akg@mail.ru
Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.