
Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгы

Эш вакыты
Пн - Чт: 8:00-18:00
Пт - Вс: 8:00-19:00
Адрес
422840 Татарстан Республикасы,
Болгар шәһәре, Назаровлар ур.,67 йорт
Элемтәләр өчен мәгълүмат
Тел.8 (84347) 3 16 32 , +7 939 741 72 91
- Керүчеләргә
- Экскурсияләр
- Галерея
- Музей турында
- Филиаллар
- Басмалар
Музей турында
Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгы ТАССР Министрлар Советының 222 нче санлы 14.04.1969 ел карары нигезендә төзелә.
Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгына федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни мирас объеклары керә. Саклау зонасы Болгар шәһәрчеге кысаларында һәм борынгы өемнәрдән 50 м ераклыкта урнашкан, «Кече шәһәрчек» һәм «Грек пулаты» (мәйданы 415 га) җимерекләрен үз өченә ала.
2014 елның 23 июнендә Доха шәһәрендә (Катар) үткән ЮНЕСКРО 38 нче Конгрессында Болгар археологик комплексы Бөтендөнья мәдәни мирасының 1002 нче объекты дип игълан ителде.
Фондларда археология, нумизматика, этнография, сынлы сәнгать, кулланма сәнгать әйберләре, фотографияләр, рәсми кәгазьләр туплаган. Музей-тыюлыкның төп фондында 105 меңгә якын, гыйльми-ярдәмче фондта 8 меңгә якын хисаплана.
1992 елда Спас-Куйбышев-Болгар шәһәре тарихы музеен кушу нәтиҗәсендә музей-тыюлык фондлары XVIII - XX гасырларга кагылышлы матди мәдәният әйберләре белән тулыланды. Болар, беренче чиратта: XIX - XX гасыр башы самоварлар коллекциясе, көнкүреш кирәк-яраклары, дини гыйбадәт, савыт саба, XVIII - XX гасыр эш кораллары, савытлар, пыяла шешәләр, флаконнар; XIX гасыр ахыры - XX гасыр башына караган кораллар, техника, баш, аяк һәм башка киемнәр коллекциясе.
Экспозицион-күргәзмәләр мәйданы 789,4 кв.м. Музейның гомуми мәйданы 1742 кв.м., фондлар саклау өчен мәйдан 232,1 кв.м. тәшкил итә.
Музей җитәкчелеге
- Директор
- Зиганшин Рамиль Рустэм улы
тел.: 8(84347) 30 456
e-mail: bulgar2003@mail.ru - Фән буенча директор урынбасары
- Фәсхутдинов Андрей Николай улы
тел.: 8(84347) 30 332
e-mail: bulgar2003@mail.ru - Фондларның баш сакчысы
- Федорова Евгения Алексей кызы
тел.: 8(84347) 30 456
e-mail: 24evgenia24@mail.ru