Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы

Музей-тыюлык

Эш вакыты

Һәр көн: 8:00-17:00

Адрес

422730, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Камай ав., Үзәк ур., 1 нче йорт

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел.: 8 (843) 657-02-78
e-mail: iskekazan@mail.ru

 

Музей турында

 Иске Казан тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы 1992 елның 14 апрелендә оештырыла. ИИДМТ саклау территориясе һәм аның әйләнә-тирәсе борынгы заманда – безнең эрага кадәр I меңъеллыкта ук ананьино археологик культурасы вәкилләре тарафыннан үзләштерелә һәм тарихи, археологик, архитектура һәйкәлләре белән күрсәтелә: борынгы кабиләләр чоры, башлангыч, алга киткән һәм соңгы урта гасыр археологик объектлары, шулай ук Татар Әйшәсе авылында сакланган XX йөз башы традицион авыл архитектурасы һәйкәлләре (танылган Казан арты татар авылларының гади үрнәкләре), казан татарлары этносы, аның бай материал һәм рухи мәдәнияте формалашу үзәге.

3270 саклау берәмлеге.

Музей экспозициясенең археология бүлегендә күп еллар дәвамында Иске Казан комплексында булган археологик эзләнүләр вакытында табылган әйберләр урын алган. Бу - кызыл балчыктан ясалган савыт-саба, тимер эшләнмәләр.
Экспозициянең этнография бүлегендә авыл крестьяны йорты күренеше торгызылган: тактадан ясалган сәке, йорт җиһазлары, крестьян киемнәре, аяк киемнәре, көнкүреш әйберләре, йорт кирәк-яраклары.

Музей җитәкчелеге

Директор
Котдусов Габделахмат Габдулахатович
тел.: 8 905-038-21-28
e-mail: iskekazan@mail.ru
Өлкән фәнни хезмәткәр – фондлар мөдире
Закирова Фания Шакировна
Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.