Тарих һәм туган якны өйрәнү музее

Эш вакыты

Һәр көн: 9:00 - 17:00

Адрес

Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһ., ГЭС, Гидротөзүчеләр ур., 16 йорт

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел: 8 (8552) 71-39-81, 71-44-91
Факс: 8 (8552) 70-33-31
e-mail: chelnymuseum@mail.ru

 

  • Социаль челтәрләр:
  • B

Музей турында

Тарих һәм туган якны өйрәнү музее (элекке исеме Чаллы шәһәре тарихы музее) – шәһәрдә бердән-бер тарихи-туган якны өйрәнүче профильле музей һәм Татарстан Республикасындагы иң зур музейларның берсе. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының 135 нче санлы 1972 ел 10 апрель карары нигезендә оештырыла. 1973 елның 17 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла. 2005 елда музейга аерым, элекке «Чулпан» кинотеатры бинасы бирелә.
2008 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла. 2013 елда музей үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтә.
2014 елның 17 сентябрендә музейга «Экология һәм табигатьне саклау музее» МАМО исеме бирелә. Яр Чаллы шәһәре тарихы музее Яр Чаллы шәһәре «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее» МАМО дп үзгәртелә.
Музей фондларында 50815 берәмлек исәпләнә. Экспозицияләре һәм коллекцияләре:
  • "Палеонтология. Кама буе хайваннар дөньясы"
  • "Археология. Идел Болгары"
  • "Төбәктә яшәүче халыклар этнографиясе"
  • "Алтын хазинәханә" (нумизматика һәм бизәнү әйберләре җыелмалары)
  • «Шәһәрнең XIX - XX йөзләрдәге тарихы"
  • "Чаллылылар Бөек Ватан сугышында, Әфганстан һәм Чечня хәрби конфликтларда"
  • "ХХ гасырның 50-60 нчы елларында Яр Чаллы. Каманы вакытлыча ябу, Түбән Кама ГЭСын төзү"
  • "Радио остаханәсе. Яр Чаллыда радио барлыкка килү тарихы"
  • "КАМАЗ һәм шәһәр: тарих һәм бүгенге көн"
  • "Экология һәм табигатьне саклау"
Аеруча кыйммәтле һәм кызыклы коллекцияләр:
  • Нумизматика коллекциясе (5000 якын берәмлек),
  • Хайваннар һәм кошларның таксидермик скульптуралары коллекциясе (94 данә),
  • XIX йөз ахыры көмеш тәңкәләре белән бизәлгән чуаш туй киеме,
  • XIX йөз ахыр – ХХ йөз башы җиһазлары коллекциясе,
  • XIX йөз сәгате,
  • ХХ йөз граммофоны,
  • XVIII-XIX йөзләр хатын-кыз бизәнү әйберләре,
  • С.И. Хәсәншин бүләк иткән радиоалгычлар коллекциясе (223 берәмлек),
  • Рәсем һәм графика коллекциясе (300 берәмлек),
  • Шәһәр һәм КамАЗ белән бәйле билгеләр һәм истәлекле медальләр.

Музей планы

Музей җитәкчелеге

Директор
Булатова Рәйсә Вәли кызы
тел.: 8 (8552) 71-39-81
Директор урынбасары
Сәлахетдинова Гүзәл Тимерҗан кызы
тел.: 8 (8552) 71-44-91
Баш фондлар саклаучы
Микрюкова Наталья Александр кызы
тел.: 8 (8552) 70-33-31
Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.