Тарих һәм туган якны өйрәнү музее

Эш вакыты

Һәр көн: 9:00 - 17:00

Адрес

Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһ., ГЭС, Гидротөзүчеләр ур., 16 йорт

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел: 8 (8552) 71-39-81, 71-44-91
Факс: 8 (8552) 70-33-31
e-mail: chelnymuseum@mail.ru

 

  • Социаль челтәрләр:
  • B

Экология һәм табигатьне саклау музее

Филиал турында

“Экология һәм табигатьне саклау музее” мәдәни-белем бирү оешмасы 2000 елда оештырыла. Башлап җибәрүче һәм музей төзү авторы булып Бөтенроссия табигать саклау җәмгыятенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Р.Ш. Ачамова.

Музей фондларының нигезе уникаль, табигый экспонатларның төп нөсхәләре тәшкил итә. Төп фонд 10000 якын экспонат, 25 музей коллекциясеннән тора. Урал, Байкал һәм Татарстан Республикасы территорияләрендә табылган файдалы казылмалар һәм минераллар, туфрак үрнәкләре, борынгы диңгез - известьташ катламнары җыелмасы музейның горурлыгы булып тора.

«Татарстан Республикасы фаунасы» бүлеге республика территориясендә яшәүче хайваннарның һәм кошларның таксидермик скульптураларын берләштерә. «Кошлар дөньясы» ландшафт экспозициясендә Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган, юкка чыгып баручы кошлар төрләре белән таныштыра.

«Экология» бүлеге 597 флора һәм фауна мәсьәләләре белән бәйле рәсми документлар, Татарстан Республикасы һәм Россия территориясендәге тыюлыклар, милли парклар һәм аеруча саклауга ия табигать чыганаклары турындагы сирәк очрый торган борынгы китапларны берләштерә.

«Диңгез энҗеләре» экспозициясендә хәзерге вакытта диңгездә яшәүче экзотик хайваннар кабырчыклары, ә «Җир шарының борынгы тереклеге» бүлегендә борынгы диңгез фаунасы уникаль экспонатлары һәм мамонт, бизон, борынгы тур кебек борынгы хайваннарның калдыклары урын алган.

Агачның табигый метаморфозлары коллекциясе, тропик һәм субтропик флораларның экзотик төрләре орлыклары, сирәк очрый торган күп тамырлы үсемлекләр гербарийлары җыелмасы «Флора» бүлегенең төп экспонатлары булып торалар. 

Эш вакыты

Һәр көн: 08:30 - 17:00
Якшәмбе: ял көне

Адрес

423822, Яр Чаллы шәһ., Шамил Усманов ур., 19 йорт

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел: 8 (8552) 58-39-64
e-mail: muzei_ecolog@mail.ru

 

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.