Ярослав Гашек әдәби – мемориаль музее

Мемориаль

Эш вакыты

Һәр көнне: 08:00-17:00
Төшке ял вакыты: 12:00-13:00
Ял көне – якшәмбе

Адрес

423230, Россия, Татарстан Республикасы,
Бөгелмә шәһәре, Совет урамы, 67 нче йорт

Элемтәләр өчен мәгълүмат

Тел./факс: 8 (85594) 6-60-81
e-mail: gashekmuseum@rambler.ru

 

Музей турында

Бөгелмә шәһәрендәге Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музей – чех язучы-сатиригы, үлемсез “Похождения бравого солдата Швейка” романы авторының Россиядәге бердәнбер музее.
Музей урнашкан йорт XIX гасыр ахырында купец Нижерадзе тарафыннан торак йорт буларак салына; 1918 елда анда хәрби комендатура урнаша.
1918 елның октябрендә Бөгелмәгә Көнчыгыш фронты 5 нче армиясе политагитаторы сыйфатында Ярослав Гашек килә. Тиздән аны шәһәрнең хәрби коменданты ярдәмчесе итеп билгелиләр.
Гражданнар сугышыннан соң бу бинада шәһәрнең төрле хуҗалык службалары урнашкан була.
1966 елның 15 гыйнварында тантаналы төстә музей ачыла.
Бүгенге көндә бинада мемориаль бүлмә һәм өч экспозицияләр залы бар. Вакытлы күргәзмәләр махсус күргәзмәләр залында уза.
Музей фондларында 2,5 меңнән артык берәмлек әйбер исәпләнә. Аларның күпчелеген Я. Гашек әсәрләре: дөнья халыкларының төрле телләргә тәрҗемә ителгән “Похождения бравого солдата Швейка” романы, хикәяләр, фельетоннар һәм башкалар тәшкил итә. Музей фондында шулай ук сынлы сәнгать, скульптура, нумизматика, этнография предметлары да бар.
Музей коллективының язучының нәсел дәвамчылары – оныгы һәм оныгының баласы белән дуслыгы, тыгыз элемтәдә торып эшләве нәтиҗәсендә, музей фонды Чехиядән яңа экспонатлар белән тулыланып тора.
Музей ел саен 6,5 мең кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында Бөгелмәдә яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка шәһәрләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар. Я. Гашек музее күптән инде шәһәребезнең горурлыгына һәм символына әверелде.

Музей җитәкчелеге

Директор
Бенковская Светлана Владимировна
тел.: 8 (85594) 6-60-81
e-mail: gashekmuseum@rambler.ru
Баш фондлар саклаучы
Сираева Эльвира Рашитовна
тел.: 8 (85594) 6-60-81
e-mail: gashekmuseum@rambler.ru
Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.