Татарстан Республикасы Милли музее
Татар зәркән бизәнү әйберләре тупланмасы
-
-
- Император Казан Университеты һәм аның кайбер оешмаларының биналары күрсәтелгән фотосурәтләр альбомы.
- Кара савытлар тупланмасы
- Татар зәркән бизәнү әйберләре тупланмасы
-
Татарстан Республикасы Милли музее фондларында XVIII гасыр ахыры - XX гасыр башы зәркән бизәнү әйберләренең тупланмасы саклана. Алар арасында баш, муен-күкрәк һәм кул бизәнү әйберләре бар. Искиткеч гүзәл зәркән эшләнмәләре затлы металл белән кыйммәтле асылташларның ансамблен тәшкил итә һәм таң калдыра. Татар осталары затлы металл эшкәртүнең барлык ысулларыннан бик оста файдаланганнар. Зәркән сәнгате үрнәкләрен үсемлек һәм геометрик бизәкләре, гарәп язмалары белән бизәгәннәр.