Татарстан Республикасы Милли музее
Кара савытлар тупланмасы
Татарстан Республикасы Милли музее фондларында XVIII-XX гасыр кара савытлары саклана. Алар арасында XVIII гасыр асылмалы кара савытлары һәм күренекле мәдәният эшлекләренең кара савытлары – мәсәлән, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның кара савыты бар.