ТР Милли музее: “Табибларга рәхмәт!”

ТР Милли музее һәм музей м “Табибларга рәхмәт!” проектына кушылды. Һәркемнең сәламәтлеге куркыныч астына куелып, борчулар белән яшәгән бу айларда безне дәвалаган, һәр көнне шифалы куллары белән могҗиза тудырган ак халатлы фәрештәләргә рәхмәт сүзләрен шәхсән җиткерергә телибез.
Табиб булып эшләү таныклыгы булган кунакларыбызга һәм аларның балаларына ТР Милли музее һәм безнең филиалларыбызга керү бушлай булачак. Г.Тукай әдәби музее, М.Җәлил музей - фатиры, композитор Н.Җиһанов музей - фатиры, Е.А.Боратынский музее, К.Насыйри музее, 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалы, Печищи авылындагы Я.Купала музее, Красновидово авылындагы М.Горький музее, Ш.Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее, А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, В.И.Ленин музей-йорты һәм ниһаять Татарстан Республикасы Милли музее рухи дөньябызны баетып ял итү, зәвыгыбызны тәрбияләү мөмкинлеге бирүче урыннар.
Табибларыбызга рәхмәт әйтеп, музейларыбызда көтәбез!

Барлык яңалыклар

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.