«Барысы да гаиләдән башлана»
Гаилә - ул җылы учак кебек. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаилә ул – йорт кебек. Әти-әни – йортның нигезе, ә балалар – аның диварлары. Гаиләне кемдер бәллүр савыт, кемдер нәзек җепкә тиңләр... Әмма барысы да хаклы булыр.
ТР Милли музее "ГАИЛӘ" төшенчәсе турында фәлсәфә башламый, ә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әти - әниләргә дә, балаларга да, әби - бабайларга да кызыклы, файдалы булырлык онлайн программа тәкъдим итә. Танышыгыз, катнашыгыз, бу хәбәрне танышларыгызга да таратыгыз. Музейларга онлайн йөрү вакыты.
#трмиллимузее #гаиләкөне #безнеңгаилә #национальныймузейрт #деньсемьи