“Җирдә дә, диңгездә дә...”

30 июльдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Милли музее 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей – мемориалы белән берлектә Россиядә хәрби диңгез флоты көненә багышлап “Җирдә дә, диңгездә дә...” исемле акция уздыра.
10.00 сәгатьтә кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм әти – әниләре өчен “Солдатка хат” исемле осталык дәресе узачак. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы музей – мемориалына килүчеләр урамда “Диңгезче белән бию” чарасында катнаша ала.
 14.00 сәгатьтә «Сугыш чоры уенчыклары» театральләштерелгән музей дәресе Бөек Ватан сугышы вакытындагы уенчыклар белән таныштырачак, кул астындагы әйберләрдән балалар уенчыкларын ясарга өйрәнәчәк. “Семафор” исемле интерактив программа ерак диңгез сәфәре, маҗаралар турында хыялланучылар өчен. Килгән кунаклар диңгезче кагыйдәләрен һәм Семафор әлифбасын өйрәнүдә беренче адымнар ясый алалар.
“Җирдә дә, диңгездә дә...” исемле экскурсия сезне 1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында сакланучы үзенчәлекле экспонатлар белән таныштырыр. Аларның һәрберсе халкыбызның мәңге онытылмас батырлык үрнәге. Программа “Корыч гвардия” исемле турнир белән тәмамлана. Монысы инде радио белән идарә ителешле танклар уены.
Көн дәвамында күргәзмә – экспозицияләр, сувенир кибете эшли Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 567-80-44. Рәхим итегез!

Барлык яңалыклар

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.