Габдулла Тукай әдәби музеенда “Татарстан халыклары мирасына балалар карашы” күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә 08 — 27.09.2023

8 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Казан шәһәренең 1 нче һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының эшләре тупланган "Мирас" күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Татарстандагы Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

"Мирас" күргәзмәсе 1 нче һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләренең Г.Тукай әдәби музее белән беренче уртак проекты. Уку йортлары Татарстан Республикасының милли сәнгатен өйрәнүгә, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, сәнгати белемле һәм иҗади балалар үстерәгә зур игътибар бирәләр.

Күргәзмә яшь рәссамнарның графика һәм сынлы сәнгать эшләрен берләштерә, шулай ук профессионал дәрәҗәдә иҗат ителгән скульптура эшләре белән дә таныштыра. Тамашачылар Татарстанда яшәүче халыкларның йолаларын һәм бәйрәмнәрен искә төшерә, яшь рәссамнар карашы аша туган як тарихы белән таныша ала.

Күргәзмә 8 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр эшли.


Белешмәләр өчен телефоннар: 590-86-68, 590-86-67.

Якынаеп килүче вакыйгалар

Музей әйберләрен һәм коллекцияләрен берләштерелгән электрон каталог
Поздравляем! Вы успешно подписаны на рассылку новых событий.